2013 елның 12 декабрендә, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында, гражданнарны кабул итүнең Бөтенроссия көне булачак. Гражданнарны кабул итүнең гомумроссия көне ел саен, 12 декабрьдә, Россия Федерациясе Конституциясе Көнендә, Россия Федерациясе Президенты йөкләмәсенә туры китерелеп үткәрелә.
Җирле вакыт 12 сәгать 00 минуттан 20 сәгать 00 минутка кадәр, гражданнарны кабул итергә тиешле затлар, ТР Төзелеш ,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында, Министрлык мөрәҗәгать иткән кешеләрне кабул итәчәкләр. Алдан язылу “тере чират” тәртибендә, шәхес булуны дәлилли торган документ белән тормышка ашачак.