Татарстанда 8 яшьләр үзәгендә капиталь ремонт тәмамланды

2025 елның 3 октябре, җомга

Татарстанда яшьләр сәясәте тармагы буенча быел гомуми суммасы 1 млрд 401 млн сумнан артык булган 34 объектка капиталь ремонт ясала.

Хәзерге вакытка 8 яшьләр үзәгендә капиталь ремонт тулысынча төгәлләнгән. Шул исәптән, «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектының «Россия – мөмкинлекләр иле» федераль программасы буенча Казанның Химиклар мәдәният сараенда 83 млн сумлык ремонт ясалган. Монда инженерлык коммуникацияләре, тәрәзәләр алыштырылган, бизәү эшләре башкарылган. Республика программасы буенча 362,9 млн сум финанслау белән калган 7 яшьләр үзәге ремонтланды: Менделеевскида «Яшьлек», Кукмара районының Олы Кукмара авылында «Ялкын», Чаллыда «Орион», Биектау районының Биектау тимер юл станциясе поселогында, Чүпрәле районының Иске Чүпрәле авылында, Яшел Үзән районының Осиново авылында һәм Казанда. Нәтиҗәдә биредә уңайлы ял итү өчен барлык шартлар да тудырылган.

Шулай ук 4 муниципаль берәмлектә 297,7 млн сумлык 9 психологик-педагогик ярдәм үзәге һәм 97,9 млн сумлык 4 яшүсмерләр клубы ремонтланган.

Республика программасына 559,6 млн сум финанслау белән кергән 13 сәламәтләндерү лагереның 10ы тапшырылган: берсе Краснодар краеның Анапа шәһәрендә, Әгерҗе, Ютазы, Тәтеш, Алексеевск, Балтач, Кукмара, Менделеевск районнарында һәм икесе Яшел Үзән районында. 3 объект подрядчыларда эштә кала. Үтәлешнең гомуми күләме 95% ка җитте.

Фотода: Менделеевскида төзекләндерелгән «Яшьлек» яшьләр үзәге.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International