Марат Айзатуллинның Бөтендөнья архитектура көне уңаеннан котлавы

2025 елның 6 октябре, дүшәмбе

Хөрмәтле коллегалар, архитектура өлкәсе эшлеклеләре!

Бу бәйрәм профессиональ архитекторларны генә түгел, шәһәр төзелеше сәнгатен һәм бай мәдәни мирасны яратучыларны да берләштерә.

Архитектура – ул биналарны һәм корылмаларны проектлау гына түгел, ул кеше мәдәнияте һәм тарихының бер өлеше. Төрле чорларның сакланып калган тарихи һәйкәлләре ярдәмендә без тере тарихка кагылырга, теге яки бу чорның кешеләр тормышын һәм мәдәниятен күз алдына китерергә мөмкинлек алабыз.

Архитекторның хезмәте функциональлекне һәм эстетиканы берләштерә белү, матурлыкны детальләрдә күрә белү, әйләнә-тирә мохитне уңайлы һәм гармонияле итү белән дан тота.

Хәзерге шартларда Татарстан төзүчеләре алдында зур бурычлар тора: гражданнарның тормышы, эше һәм ялы өчен уникаль һәм уңайлы урыннар булдыру, шул ук вакытта күпмилләтле республикабызның бай тарихи мәдәниятен саклап калу. Тупланган тәҗрибә, белем һәм осталык безгә иң җитди бурычларны сыйфатлы итеп хәл итәргә мөмкинлек бирә, дип ышанам.

Кадерле дуслар!

Сезгә иҗади илһам, якты проектлар һәм ниятләрегезнең уңышлы тормышка ашуын телим! Сезгә һәм якыннарыгызга бәхет, сәламәтлек һәм иминлек телим!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International