«Гаилә» илкүләм проекты буенча Биектау районының Усад авылында балалар сәнгать мәктәбенә капиталь ремонт ясалды

2025 елның 10 октябре, җомга

«Гаилә» илкүләм проектының «Гаилә кыйммәтләре һәм мәдәният инфраструктурасы» федераль программасы кысаларында Татарстанның Биектау районы Усад авылында Салих Сәйдәшев исемендәге балалар сәнгать мәктәбенә капиталь ремонт ясалды. Финанслау 75,2 млн сумнан артып китте.

Капиталь ремонт барышында тулы бер эш комплексы башкарылган, нәтиҗәдә балалар өчен иң уңайлы шартлар тудырылган һәм халыкның аз хәрәкәтләнүче төркемнәренә керү мөмкинлеге тәэмин ителгән. Төзүчеләр барлык тәрәзәләрне, ишекләрне, инженер-техник челтәрләрне: җылылык, вентиляция, электриканы алыштырганнар. Фасад, түбә, тәрәзә уемнары, керү урыннары, отмосткалар яңартылган һәм бизәү эшләре башкарылган. Шулай ук мәктәп тирәли киртәләр куелган һәм 980 кв. м мәйданлы территория төзекләндерелгән.

Балалар сәнгать мәктәбенең бер катлы бинасында хәзер 13 заманча бүлмә: 200 кешегә исәпләнгән актлар залы, 4 уку сыйныфы, укытучылар өчен кабинет, санитар-көнкүреш блогы һәм башкалар урнашкан.

Гомумән, «Гаилә» илкүләм проектына һәм өч республика программасына мәдәният тармагының 27 объектын капиталь ремонтлау кертелгән. Бу максатларга 979,5 млн сумнан артык акча бүлеп бирелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International