Татарстанда күпфатирлы йортларга капиталь ремонт 93 процентка башкарылган

2025 елның 13 октябре, дүшәмбе

Татарстанда күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасын гамәлгә ашыру 93 процент тәшкил итә. Бу хакта узган шимбәдә ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

Хәзерге вакытка 25 муниципаль берәмлектә программа чаралары үтәлгән. Подряд оешмалары 683 күпфатирлы йортны тапшырган. Шуларның 106сы 22 муниципалитетта –  соңгы 2 атнада. 164 йорт ремонт стадиясендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International