Узган шимбәдә ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин социаль-мәдәни объектларны капиталь ремонтлау буенча федераль һәм республика программаларын гамәлгә ашыруның актуаль мәгълүматларын җиткерде. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.
«Без социаль-мәдәни объектларны капиталь ремонтлау буенча эшләрнең финал этабына килдек – подряд оешмалары тарафыннан барлык программа йөкләмәләре йә үтәлде, йә ахырына якынлашып килә», – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы.
Аерым алганда, федераль һәм республика программалары буенча мәгариф тармагында 213 объект тулысынча ремонтланган – финанслау 5,849 млрд сум тәшкил иткән.
Төзүчеләр 11 балалар бакчасына 607,5 млн сумлык капиталь ремонт ясап бетергәннәр. Шулардан 2 балалар бакчасы Казанда «Гаилә» илкүләм проектының «Гаиләгә ярдәм» федераль программасы буенча, эшләр суммасы 130,1 млн сумнан артып киткән. 8 муниципаль берәмлектәге калган 9 объект мәгариф объектларын капиталь ремонтлау республика программасына 986,9 млн сумга кертелгән.
33 мәктәп һәм мәгариф үзәгенә капиталь ремонт ясалган, финанслау 3,125 млрд сумнан артык. Шул исәптән 10 муниципаль берәмлектәге 10 мәктәп – «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектының «Балаларга иң яхшысы» федераль программасы кысаларында 796,4 млн сумга.
15 муниципалитетта 18 мәктәп, 3 балалар йорты һәм 1 белем бирү үзәге – республика программасы буенча 2,165 млрд сумга.
«Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы буенча
«Авыл территорияләренең бүгенге йөзе» федераль проекты буенча Саба муниципаль районында 164,1 млн сумнан артыграк күләмдә мәктәп ремонтланган.
Моннан тыш, республика программасы кысаларында 986,9 млн сумлык 74 азык-төлек блогында, 83 функциональ зонада (88,6 млн сум), 8 ресурс үзәгендә (539,8 млн сум) һәм 4 тулай торакта (501,6 млн сум) эшләр тәмамланган.
Фотода: Бөгелмәдә «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты буенча ремонтланган аерым фәннәр тирәнтен өйрәнелә торган 6 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе