ТР Төзелеш министрлыгында депутатлар белән берлектә торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге законнарны камилләштерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

2025 елның 13 октябре, дүшәмбе

Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин РФ Дәүләт Думасының төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык комитеты әгъзасы Илья Вольфсон һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Дмитрий Анисимов катнашында торак фонды белән идарә итү өлкәсендә законнарны камилләштерү буенча киңәшмә үткәрде. Киңәшмәгә шулай ук Татарстанның идарә итә торган компанияләр җитәкчеләре дә чакырылган иде.

Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә яңа закон актлары һәм кабул ителергә тиешле федераль законнар турында Илья Вольфсон мәгълүмат бирде.

«Соңгы елларда комитет командасы белән бергә торак фонды идарәсе өлкәсендә тәртип урнаштыру буенча зур эш башкардык. Үзгәрешләр күп булды, соңгы яңалыклардан: лицензияләүгә таләпләр яңартылды – хәзер намуслы оешмаларга эшләү җиңелрәк, ә намуссызларга базарга эләгү катлаулырак», – дип ассызыклады РФ Дәүләт Думасы депутаты.

Финанс-икътисадый блокта, аерым алганда, торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычларны конкрет фатирларга бәйләү һәм тулаем РФ буенча бердәм исәп-хисап үзәкләрен законлаштыру зарурлыгы кебек актуаль мәсьәләләрне карадылар. Илья Вольфсон фикеренчә, коммуналь түләүләр буенча бурычларны кешегә түгел, ә фатирның үзенә беркетү – төп идеяләрнең берсе. «Шәхси счетны фатирның кадастр номерына бәйләргә тәкъдим ителә. Ул вакытта аны сатканда бурычлар торак белән бергә күчәчәк, – дип саный И.Вольфсон. – Исәп-хисап процессын һәркемгә аңлаешлы һәм бердәм итү өчен исәп-хисап үзәкләре эшчәнлеген законлаштырырга кирәк. Бу юнәлештә без хәтта алданрак эшләдек һәм торак-коммуналь хуҗалык системасында исәп-хисап үзәкләренең ролен билгели торган закон проектын карауга керттек».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International