2013 елның 27 ноябрендә, Казан ратушасының Колонналы залында, “Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре” дигән Республика бәйгесе һәм 2013 елның “Россиянең иң яхшы 100 товары” Бөтенроссия бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды.
“Хезмәтләр” номинациясендә “иң яхшылар” статусына 15 предприятие лаек булды. Бүләкләнгәннәр арасында, “Төзелештә бәя билгеләү һәм сметалы нормалаштыру” программасы буенча сметчыларның квалификацияләрен күтәрү курслары” хезмәте номинациясендә, “РИТЦ - ПрофСтандарт” ӨҺБ ДБУ дә бар.
“РИТЦ – ПрофСтандарт” Өстәмә Һөнәри белем бирә торган Дәүләтнеке булмаган белем бирү учреждениесе (ӨҺБ ДБУ), “Республика инженер-техник үзәк” Ачык ационерлык җәмгыяте (“РИТЦ” ААҖ) уку үзәге базасында оештырылган иде һәм ул 2005 елдан бирле эшләп килә.
“РИТЦ-ПС” ӨҺБ ДБУнең конкурентлы өстенлеге арасында белем бирү хезмәтләренең киң спектры бар – төзелеш секторы һәм ТКХ белгечләре өчен профессиональ әзерләү һәм яңадан әзерләү, квалификацияне үстерү, квалификацион аттестация, тренинглар, семинарлар һәм башка корпоратив чаралар.