Төзелеш тармагында хезмәт иминлеген саклау буенча ачыкланган хокук бозуларның 97% тан артыгы бетерелгән

2025 елның 20 октябре, дүшәмбе

Төзелеш комплексында җитештерү барышында имгәнү очракларын кисәтү буенча профилактик эш туктатылмый. Бу хакта узган шимбәдә Татарстан Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

Дамир Шәйлуллин билгеләп үткәнчә, гадәттән тыш хәлләр санын киметүгә контроль-күзәтчелек чаралары юнәлдерелгән.

«Агымдагы ел башыннан үз-үзен җайга сала торган оешмалар 2127 тикшерү уздырган. Дисциплинар йогынты чаралары 939 очракта кулланылган, – диде ТР Төзелеш министрлыгы башлыгының беренче урынбасары. – Административ җаваплылык турында 441 карарны Дәүләт төзелеше күзәтчелеге инспекциясе белгечләре чыгарды. Гомумән алганда, ел башыннан ведомстволар 1395 тикшерү оештырган».

Баш инвестиция-төзелеш идарәсе 2355 контроль-күзәтчелек чарасы уздырган. Ачыкланган 5160 хокук бозуның 5010ы инде бетерелгән, бу 97% тан артып китә.

Д.Шәйдуллин төзелеш процессында катнашучыларның игътибарын хезмәт иминлеген саклау буенча таләпләрнең фаҗигале тәҗрибәне исәпкә алып формалаштырылуына юнәлтте, шуңа күрә аларны төгәл үтәргә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International