Бүген Мәскәү өлкәсе делегациясе ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында булды. Делегацияне Мәскәү өлкәсенең Дәүләт идарәсе, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры Надежда Куртяник җитәкләде.
Очрашу башында Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы урынбасары Владимир Кудряшев Татарстанда төзелеш комплексы үсеше турында сөйләде, эшчәнлекнең төп юнәлешләре белән таныштырды. Ул билгеләп үткәнчә, 2025 елда министрлык 48 республика программасын, 6 илкүләм проектны, 4 дәүләт программасын һәм программадан тыш чараларны гамәлгә ашыруда катнаша.
Үз чиратында Надежда Куртяник үзе җитәкләгән ведомствоның структур бүлекчәләре турында мәгълүмат бирде. «Безнең министрлыкта хәзер 7 ведомство карамагындагы оешма бар. Шул исәптән быел шәһәр төзелеше тармагын цифрлаштыруга бәйле шәһәрләрне үстерү институтының аналогын булдырдык, – диде Надежда Васильевна. – Без дә моны эшнең мөһим юнәлеше дип саныйбыз. Һәм «саннарны» куллану күп очракта безгә территорияләрне, төзелешне, социаль объектларны һәм бөтен шәһәр инфраструктурасын дөрес планлаштырырга ярдәм итәчәк».
Очрашу барышында катнашучылар төзелеш индустриясен цифрлаштыру өлкәсендәге инновацион казанышларны өйрәнү тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. Шулай ук төбәкара хезмәттәшлекне үстерү перспективалары һәм уртак проектларны гамәлгә ашыру өчен потенциаль мөмкинлекләр турында фикер алыштылар.