Балтач районының Карелино авылында «Балтач арена» боз сарае төзелгән.
Ябык шугалак – гомуми мәйданы 3386 кв. м булган бер катлы бина, анда ясалма боз белән 56х26 м зурлыктагы мәйданчык җиһазландырылган. Шулай ук спортчылар өчен чишенү бүлмәләре, душ бүлмәләре, медицина пункты һәм тимераякта шуу өчен бүлмәләр бар. Шугалак территориясендә блок-модуль котельные төзелгән һәм автомобильләр өчен парковка урыннары җиһазландырылган.
Борынгы Карелино авылында хәзер 1300дән артык кеше яши. Биредә балалар бакчасы, балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе, табиб амбулаториясе һәм мәчет бар. Яңа заманча спорт бинасы авыл халкына буш вакытларын төрлеләндерергә, хоккей һәм фигуралы шуу белән уңайлы шөгыльләнергә мөмкинлек бирә.
ТР ГИСУ фотосы