Күпфатирлы йортларга капиталь ремонт ясау программасын гамәлгә ашыру ахырына якынлаша. Быел ул республиканың 42 муниципалитетында гамәлгә ашырыла. Бу хакта узган шимбәдә ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин хәбәр итте. Киңәшмәне видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
Планның гомуми тормышка ашырылуы агымдагы датага карата 95% ка җитте. Программа чаралары республиканың 26 районында тулысынча үтәлгән. Подряд оешмалары 722 күпфатирлы йортта эшләр тәмамлаган, шул исәптән соңгы ярты айда 12 муниципалитетта 39 объект файдалануга тапшырылган. Бүгенге көндә 149 йортта ремонт эшләре бара.