Марат Айзатуллин: «Республика коммуналь челтәрләренең якынча өчтән бере алыштыруга мохтаҗ»

2025 елның 29 октябре, чәршәмбе

Бүген Дәүләт Советында унбишенче утырыш кысаларында «Татарстанда торак-коммуналь хуҗалык һәм территорияләрне төзекләндерү өлкәсендә программаларны гамәлгә ашыру турында» Хөкүмәт сәгате узды. Әлеге мәсьәлә буенча ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин чыгыш ясады.

Марат Айзатуллин ассызыклаганча, торак-коммуналь хуҗалыктагы төп проблемаларның берсе булып инженерлык челтәрләренең торышы канәгатьләнерлек түгел. Әлеге проблема республикада гына түгел, тулаем ил буенча да актуаль. Татарстанда коммуналь челтәрләрнең озынлыгы 27 мең километрдан артып китә. Аларның якынча өчтән бере, ә бу 9 мең километрдан артык, алмаштыруга мохтаҗ. Бу 5800 чакрымнан артык су белән тәэмин итү челтәре, ике мең чакрымнан артык су агызу челтәре һәм мең ярым чакрымнан артык җылылык белән тәэмин итү челтәре. Челтәрләрнең тузу проблемасын хәл итү өчен 2023 елда ил Президенты тарафыннан коммуналь инфраструктура системаларын яңарту федераль программасына старт бирелде.

«Безнең республикада әлеге программа буенча 2023-2024 елларда ун районда 4,5 млрд сумлык 67 чара үткәрелде. 128 км чамасы челтәр алыштырылды, – диде Марат Айзатуллин. – Быел коммуналь инфраструктураны яңарту федераль программасы «Яшәү өчен инфраструктура» яңа илкүләм проекты составына керде. Аны гамәлгә ашыру өчен республикада 4 млрд 147 млн сум күләмендә финанслау каралган, шуның 2 млрд 181 млн сумы – федераль бюджет акчалары».

Министр искәрткәнчә, быел Татарстан Рәисе карары белән финанслау күләме якынча 8,5 млрд.сум булган республика программасы эшли башлады, ул үз эченә 100 объектны ала. Коммуналь инфраструктураны яңартуның республика программасы буенча 269 км инженерлык челтәре алыштырылачак. «Шулай итеп, ике программа кысаларында быел барлык 45 муниципалитетта инженерлык инфраструктурасының 144 объектын реконструкцияләү һәм яңарту планлаштырыла. Чыгымнар күләме якынча 12,6 млрд сум тәшкил итәчәк. Барлыгы 404 км инженерлык челтәрен, 25 су башнясын, 15 канализация-насос станциясен, ике биологик чистарту корылмасын һәм 7 котельныйны алыштыру планлаштырыла», – дип ассызыклады Марат Айзатуллин.

Коммуналь инфраструктураны яңарту буенча атап үтелгән программалардан тыш, республикада күп еллар дәвамында республика бюджетыннан финанслана торган, коммуналь хезмәтләр күрсәтүнең сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән программалар гамәлгә ашырыла, дип сөйләде профильле министрлык башлыгы. Болар-яктыртуны торгызу, бюджет учреждениеләрендә казаннарны алыштырып газ куллану челтәрләрен ремонтлау, газ бүлү челтәрләрен, котельныйлар урнаштырып, йорт эчендәге газ куллану челтәрләрен реконструкцияләү, чистарту корылмаларын яңарту һәм канализация челтәрләрен капиталь ремонтлау, күп балалы гаиләләр өчен җир кишәрлекләрен инженерлык инфраструктурасы белән тәэмин итү программалары. Коммуналь инфраструктураны яңарту программаларын, ресурслар белән тәэмин итә торган оешмаларның инвестиция программаларын исәпкә алып, агымдагы елда 680 километрдан артык челтәрне капиталь ремонтлау, реконструкцияләү һәм төзү планлаштырыла.

«Бу челтәрләрнең гомуми озынлыгының 2,5% чамасы. – дип ассызыклады Марат Айзатуллин. – Татарстан территориясендә коммуналь инфраструктура системаларын модернизацияләү турындагы меморандум нигезендә, 2030 елдан башлап, без ел саен челтәрләрнең кимендә 2,5% алмаштыруны тәэмин итәргә тиеш. Мондый темпта ремонтны бетерү өчен кимендә 14 ел кирәк булачак. Без искергән челтәрләр санын киметү өчен челтәрләрне 5% дәрәҗәсендә алмаштыруның югарырак темпларына омтылырга кирәклеген аңлыйбыз».

Марат Айзатуллин сүзләренә караганда, Татарстанда 2008 елдан бирле гамәлгә ашырыла торган күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасы торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә гамәлгә ашырыла торган иң зур программаларның берсе. 2008 елдан алып 2024 елга кадәрге чорда 12 меңнән артык күп фатирлы йорт ремонтланган, ремонтланган торакның гомуми мәйданы 53 млн кв. метрдан артып киткән, 2 млн кешенең яшәү шартлары яхшыртылган, программаларны финанслауның гомуми күләме 17 ел эчендә 97 млрд 100 млн сумга җиткән. «Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, милекчеләр акчалары өлеше 46,5% тәшкил итә – бу 45 млрд сумнан артык, бу аларның үз торакларын ремонтлауны финанслауда актив катнашуларын күрсәтә», – дип билгеләде министр.

Быел республикада 911 күпфатирлы йортка капиталь ремонт ясалган. Республика Рәисе карары буенча бүлеп бирелгән 3 млрд сум күләмендәге өстәмә акчалар нәтиҗәсендә капиталь ремонт программасын 219 йортка арттыру гына түгел, комплекслы якын килү мөмкинлеге дә булдырылды. Марат Айзатуллин ассызыклаганча, өстәмә финанслауга әлеге акчаларның иң мөһим проблемаларны хәл итүгә юнәлдерелүе аеруча зур әһәмият бирә. Үз срогын үтәгән 675 лифтны масштаблы алыштыру төп нәтиҗә булды. «Бу саннар гына түгел, бу республикада йөзләрчә мең кеше өчен куркынычсызлыкны һәм уңайлылыкны арттыру, – дип билгеләп үтте министрлык җитәкчесе. – Безнең алда хөкүмәт куйган стратегик бурыч тора – 2030 елга кадәр файдалану вакыты чыккан лифтларны тулысынча яңарту – бу 1280 лифт. 675 лифтны алмаштыру алдагы еллар күрсәткечләреннән 2-3 тапкырга артыграк, бу билгеләнгән вакытта билгеләнгән максатка ирешү өчен ышанычлы нигез тудыра».

Марат Айзатуллин ассызыклаганча, республикада, гадәттәгечә, федераль проект һәм республика программасы кысаларында иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерү буенча зур күләмдә эш башкарыла. Быел 63 объект буенча 2 млрд сумга якын эшләр тәмамланган. Татарстан Рәисе инициативасы белән оештырылган «Безнең ишегалды» программасы кысаларында 2025 елда финанслау лимиты 10 млрд сум булган тагын 677 ишегалды төзекләндерелде. «Ишегалды территорияләрен төзекләндерү буенча эш 2026 елда да дәвам итәчәк, программаны финанслау лимиты элеккечә калды – 10 млрд сум, программага керәчәк ишегаллары исемлеге хәзерге вакытта формалаша. Аңа якынча 570 объект керәчәк», – дип билгеләп үтте ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры.

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин чыгышына йомгак ясап, республикада инженерлык коммуникацияләренең торышы актуаль һәм мөһим мәсьәлә булуын билгеләп үтте. «Сайлаучылар белән очрашуларда еш кына аларның инженерлык челтәрләренең торышы өчен борчылуларын ишетәбез, – дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин. – Сорау утырышның көн тәртибенә очраклы гына куелмады. Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгыннан бу мәсьәләне катгый контрольдә тотуын үтенәбез. Шул исәптән, бу безнең депутат контроль эшчәнлеге дә».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International