Бүген Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында 2014 елда Татарстан Республикасын газификацияләү Программасын әзерләү сорауларына багышланган киңәшмә булды. Әлеге Программа “Газпром Трансгаз Казань” ҖЧҖ газ бүлеп бирү челтәрләре буенча газ транспортлау хезмәтләре тарифына махсус өстәмә түләүләр кулланудан барлыкка килгән чаралар хисабына финанслана. Әлеге киңәшмәне ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Ф.М. Хәнифов үткәрде.
Киңәшмәдә, шулай ук, ТР сәнәгать һәм сәүдә Министрлыгы, “Газпром трансгаз Казань” ҖЧҖ, “ТР Газификация, энергия саклый торган технологияләр һәм инженер челтәрләрен үстерү Фонды” ГКУ, “ТР Президенты карамагындагы Дәүләт торак фонды” НО һәм ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек Министрлыгы вәкилләре катнашты.
Чара барышындаТатарстан Республикасының газ бүлеп бирү челтәрләре буенча газ транспортлау хезмәтләре тарифына махсус өстәмә түләүләр кулланудан барлыкка килгән чаралар хисабына финанслана торган газификация программаларын эшләү һәм раслау тәртибе тикшерелде.