Татарстанда коммуналь инфраструктура объектларын модернизацияләү 97 % ка җитте

2025 елның 7 ноябре, җомга

Татарстанда коммуналь инфраструктураны модернизацияләү буенча чаралар 97% ка үтәлгән. 144 объектның 120сендә эшләр тәмамланган. Бирегә узган ике атнада файдалануга тапшырылган 8 объект керде: Апас, Алексеевск, Балтач, Ютазы, Биектау, Менделеевск районнарында һәм Чаллыда ике объект.

Элегрәк ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр иткәнчә, агымдагы елда коммуналь инфраструктураның 144 объекты 12,672 млрд сумнан артыграк күләмдә яңартыла. Шулардан 100 объект 8,525 млрд сумнан артык финанслау белән «Коммуналь инфраструктура системаларын модернизацияләү» республика программасына кертелгән.

4,147 млрд сумлык 44 объект «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проектының «Коммуналь инфраструктураны модернизацияләү» федераль программасына кертелгән. Шул исәптән сентябрьдә федераль бюджеттан өстәмә рәвештә 519,588 млн сум бүлеп бирелгән: 290,655 млн сум – Әлмәт, Апас, Балтач, Биектау, Яшел Үзән, Балык Бистәсе районнарында 8 яңа объект һәм Алексеевск районында икесен гамәлгә ашыруга. Һәм 228,932 млн сум – 2026 елдан 2025 елга 3 объектны өстәмә финанслауга күчерү нәтиҗәләре буенча: Әлмәттә – корыч магистраль суүткәргечне реконструкцияләүгә һәм үзйөрешле канализация коллекторын капиталь ремонтлауга, Лениногорскида суүткәргечне реконструкцияләүгә.

Фотода: Ютазы районының Урыссу бистәсендә биологик чистарту корылмалары төзү

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International