Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган утырышта Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин агымдагы җылыту чоры кысаларындагы чараларның гамәлгә ашырылуы турында сөйләде. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.
М.Айзатуллин сүзләренчә, муниципаль районнар әзерлек паспортларын рәсмиләштерү эшен дәвам итәләр.
«Хәзерге вакытта республиканың 35 муниципаль берәмлеге тиешле паспортлар алды. Муниципаль берәмлекләр өчен әзерлек паспортларын алуның иң чик срогы 20 ноябрьдә билгеләнүен исәпкә алып, калган 8 муниципалитет башлыкларына бу мәсьәләне аерым контрольгә алырга һәм эшне билгеләнгән вакытта тәмамларга кирәк», – дип ассызыклады министр.
Азнакай, Аксубай, Әлки, Апас, Бөгелмә, Югары Ослан, Кукмара, Питрәч, Чирмешән районнары һәм Казан шәһәре әзерлек паспортларын әлегә алмады.