Татарстанда күп фатирлы йортларга капиталь ремонт барышы турында бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган утырышта ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы искәрткәнчә, агымдагы елда капремонт программасына 42 муниципалитетта 911 йорт кертелгән.
«Агымдагы датага гомуми үтәлеш 97% тәшкил итә. Төзелеп беткәннәр арасында 757 күп фатирлы йорт, – диде Марат Айзатуллин. – Узган ике атнада 8 муниципаль берәмлектә һәм 2 шәһәр округында урнашкан 32 объект ремонтланды. 28 муниципаль берәмлектә программа чаралары тулысынча үтәлгән».