Бүген «Казэнерго» АҖ җитештерү мәйданчыгында күчмә котельныйларга традицион ревизия сынавы уздырдылар. Алар кышкы чорда кискен хәлләргә оператив җавап бирү, җылыту һәм вентиляция системасында суны җылыту өчен кирәк.
Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Мәҗит Салихов сүзләренә караганда, Татарстанда ике транспортлы котельный бар. 3500 кВт егәрлекле бер йорт биш катлы биш подъездлы 8 йортка исәпләнгән. 2500 кВтлы икенчесе шундый 6 йортны җылылык белән тәэмин итәчәк.
«Мондый комплексларны монтажлау 2-3 сәгать вакыт ала. Аларны фундаментка да, машина шассисына да урнаштырырга мөмкин. Бертуктаусыз дизель ягулыгында эшлиләр», – дип билгеләде ТР Төзелеш министрлыгы башлыгы урынбасары. – Узган ел без дә бу җайланмаларны сынап карадык, кулланырга туры килмәде. Татарстанда авария хәлләрен булдырмау өчен күп эш башкарыла. Агымдагы елда гына да коммуналь инфраструктураны яңарту программаларына 144 объект кертелгән, шул исәптән «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты буенча – 44».
«Татлизинг» ДУП генераль директоры урынбасары Илнар Хисамов сөйләвенчә, күчмә котельныйлар – авария-техник запасның иң зур өлеше, ул ел саен «Татлизинг» ДУП балансында формалаша. «Бирегә шулай ук электр белән тәэмин итү өчен кирәкле дизель электр генераторлары, торбалар, йозаклар, насослар һ.б. керә. Гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда, җайланмалар республиканың бөтен территориясендә оператив файдаланыла», – диде И. Хисамов.
Исегезгә төшерәбез, әлеге мобиль җайланмалар 2018 елның мартында Казанның Портовая урамындагы котельня җимерелгәннән соң Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча сатып алынган. Ул вакытта 1,5 мең кеше җылысыз калган, ә нәтиҗәләрне бетерүгә якынча бер тәүлек киткән.