Россиядә 2 декабрьдә «Юмарт сишәмбе» хәйрия акциясе узачак

2025 елның 12 ноябре, чәршәмбе

Хәйрия көне – коммерциячел булмаган оешмалар, бизнес, массакүләм мәгълүмат чаралары һәм җирле бергәлекләр өчен ачык платформа.

2025 елда акция 2 декабрьдә уздырылачак. Россиядә проектның координаторы – «Хәйриячелек мәдәнияте» хәйрия фонды.

«Юмарт сишәмбе» хәйрия акциясе Россиядә 2016 елдан бирле РФ Икътисади үсеш министрлыгы ярдәмендә үткәрелә. Бу вакыт эчендә инициативага илнең 260 торак пунктыннан 4600 оешма кушылды.

Инициативаны гамәлгә ашыру һәм катнашучылар файдалана ала торган чаралар үткәрү турында тулырак мәгълүматны проектның рәсми сайтында табарга мөмкин https://givingtuesday.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International