Марат Айзатуллин: Татарстанда төзелеш мәйданчыкларында контроль-күзәтчелек чаралары туктатылмый

2025 елның 15 ноябре, шимбә

Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин производствода имгәнү очраклары һәм төзелеш мәйданчыкларында хезмәтне саклау буенча уздырыла торган чаралар турында сөйләде.

Традицион шимбә киңәшмәсен Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Марат Айзатуллин ассызыклаганча, Татарстанда төзелеш мәйданчыкларында контроль-күзәтчелек чаралары туктатылмый.

«Ел башыннан үз-үзен җайга сала торган оешмалар вәкилләре 2 178 тикшерү уздырды, аларның нәтиҗәләре буенча 1 099 очракта дисциплинар йогынты чаралары кулланылды, – дип хәбәр итте Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы. – Дәүләт төзелеше күзәтчелеге инспекциясе административ хокук бозулар турында 500 карар чыгарды. Бу чорда ведомство белгечләре төзелеш мәйданчыкларында 1569 тапкыр булганнар.»

Моннан тыш, агымдагы елның гыйнварыннан Татарстан Республикасының Баш инвестицион-төзелеш идарәсе 2450 контроль-күзәтчелек чарасы уздырган. Тикшерү барышында хезмәт законнарын бозуның 5389 очрагы ачыкланган, шуларның 5275е инде бетерелгән.

Фото: https://yandex.ru/images/search

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International