Татарстанның барлык муниципалитетларында агымдагы елда 144 коммуналь инфраструктура объекты яңартыла

2025 елның 18 ноябре, сишәмбе

Бүген Лаеш районында торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитетының күчмә утырышы булды, анда парламентарийлар республикада коммуналь инфраструктураны яңарту программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе Андрей Егоров үткәргән утырышта ТР Рәисе ярдәмчесе, Татарстан Республикасы Рәисенең ТР Дәүләт Советындагы тулы вәкаләтле вәкиле Александр Терентьев катнашты.

Утырыш башланыр алдыннан катнашучылар Лаеш районының инженерлык инфраструктурасы объектларында булдылар, яңа төзелгән биологик чистарту корылмалары эше белән таныштылар. 

Лаеш шәһәрендә чистарту корылмалары төзү буенча чаралар гамәлгә ашырыла, алар гамәлдәгеләрнең эш нәтиҗәлелеген тәүлегенә 450 м3 дан тәүлегенә 1250 м3 га кадәр арттырырга сәләтле. Быел төзелешнең беренче этабы буенча эшләрне төгәлләү планлаштырыла. Аерым алганда, производство корпусын торгызу, беренче җибәрү комплексы җиһазларын урнаштыру һәм өлешчә тышкы инженерлык челтәрләрен төзү эшләре башкарылган, хәзерге вакытта җибәрү-көйләү эшләре алып барыла. 2026 елда төзелешнең икенче этабын тәмамлау планлаштырыла. 

«Бу объект Лаеш шәһәренә кирәк иде. 1987 елда ук төзелгән иске чистарту корылмалары 80% тан артыкка тузган һәм күптән масштаблы реконструкция таләп иткән. Бүген яңа корылмаларның куәте шәһәрнең агынты суларын нәтиҗәле чистартырга мөмкинлек бирә», – дип билгеләп үтте Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе Андрей Егоров, утырышны ачып.

Республикада коммуналь инфраструктураны модернизацияләү программасын гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча төп доклад белән Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Мәҗит Салихов чыгыш ясады. Ул ассызыклаганча, республикада коммуналь челтәрләрнең озынлыгы 27 мең километрдан артып китә. Аларның якынча өчтән бере (9 мең километрдан артыграгы) алыштыруга мохтаҗ. 

Мәҗит Салихов билгеләп үткәнчә, челтәрләрнең тузу проблемасын хәл итү өчен 2023 елда коммуналь инфраструктура системаларын модернизацияләү федераль программасына старт бирелгән, ул 2025 елда «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проектының бер өлеше булып киткән. Шулай ук быел Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән республика программасы да эшләтеп җибәрелде.

«Ике программа кысаларында Татарстанда 2025 елда барлык 45 муниципалитетта 144 инженер инфраструктурасы объектын реконструкцияләү һәм яңарту планлаштырыла. Чыгымнар күләме 12,6 млрд сумнан артык, – дип ассызыклады ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары. – Барлыгы 404 км инженерлык челтәрен, 25 су башнясын, 15 канализация-насос станциясен, ике биологик чистарту корылмасын һәм 7 котельныйны алыштыру планлаштырыла».

Моннан тыш, Татарстанда коммуналь хезмәтләр күрсәтүнең сыйфатын арттыруга юнәлдерелгән республика программалары гамәлгә ашырыла. Аерым алганда, бу-яктыртуны торгызу, бюджет учреждениеләрендә казаннарны алыштырып, газ куллану челтәрләрен ремонтлау, газ бүлү челтәрләрен реконструкцияләү һәм башкалар.

Максатчан күрсәткечләргә ирешүне бары тик бюджет чыганаклары хисабына гына тәэмин итеп булмый, дип ассызыклады Мәҗит Салихов. «Куелган бурычларны гамәлгә ашыру өчен инвестиция программалары кысаларында ресурсларны киң колач белән җәлеп итү зарур. – Дип саный профильле министрлык вәкиле. – Әйтик, 2025 елда республикада коммуналь комплексның 30 оешмасы өчен 58 инвестиция программасы кысаларында коммуналь комплекс объектларын реконструкцияләү, модернизацияләү һәм төзү буенча якынча 16 млрд сумлык чаралар планлаштырылган иде».

2026 елга планнар турында сөйләгәндә, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары республикада быел гамәлгә ашырыла торган барлык программаларның гамәлдә булуы дәвам итәчәген билгеләп үтте. «Коммуналь инфраструктураны яңарту федераль программасын гамәлгә ашыруга киләсе елда республикада 2,5 млрд сум күләмендә финанслау каралган, шуның 1 млрд 200 млн сумы – федераль бюджет акчалары. Барлыгы 17 объект модернизацияләнәчәк», – дип белдерде Мәҗит Салихов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International