Курск өлкәсе делегациясе ТР Төзелеш министрлыгына эш сәфәре белән килде

2025 елның 26 ноябре, чәршәмбе

Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында эш визиты белән Курск өлкәсе губернаторы урынбасары Артем Демидов җитәкчелегендәге Курск өлкәсе делегациясе булды. Делегация составына Курск өлкәсенең чик буе һәм төзелеш министры вазифаларын вакытлыча башкаручы Светлана Дроздова, Курск өлкәсе Мәдәният министрының беренче урынбасары Алла Ломоносова, Курск дәүләт курчак театры директоры Юлия Павленко, «Күңел ачу паркларын үстерү» АНО идарәчесе Тудор Балицки һәм «Күңел ачу паркларын үстерү» АНО Төзелеш департаменты җитәкчесе Вячеслав Михайлов керде.

Очрашу барышында кунакларга Татарстан төзелеш комплексы казанышлары турында фильм күрсәттеләр һәм ведомство эшчәнлегенең төп юнәлешләре турында сөйләделәр. Аерым алганда, министрның беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин билгеләп үткәнчә, министрлык агымдагы елда 48 республика программасын, 6 илкүләм проектны, 4 дәүләт программасын һәм программадан тыш чараларны гамәлгә ашыруда катнаша. Өстәвенә, күп кенә программалар хәзер ахырына якынлаша. Д.Шәйдуллин «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль программасы ярдәмендә мөмкин булган территорияләрне төзекләндерү буенча актив эшкә аерым игътибар бирде.

«10 ел эчендә Татарстанда 450гә якын заманча парк, сквер, яр буйлары булдырылды. Инвестицияләрнең гомуми күләме 28,1 млрд сум тәшкил итте, – дип хәбәр итте Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгының беренче урынбасары. – Моннан тыш, 2020 елда республикабыз Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән башланган «Безнең ишегалды» уникаль программасы барышында заманча яктырту, балалар мәйданчыклары һәм яңа өслекле 5 850гә якын ишегалды төзекләндерелде».

Җавап сүзендә Курск өлкәсе губернаторы урынбасары Артем Демидов ТР Төзелеш министрлыгы коллективына җылы кабул итүләре, очрашуның мәгълүмати һәм бай эчтәлекле программасы өчен рәхмәт белдерде.

Катнашучылар мәдәният өлкәсе объектларын төзү тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. Курск өлкәсендә курчак театры төзелеше кысаларында кунакларны «Әкият» Татар дәүләт академия курчак театры бинасын проектлау, аның тирәсен төзекләндерү һәм башка техник параметрлар кызыксындырды.

Шулай ук төбәкара хезмәттәшлекне үстерү перспективалары һәм Татарстан Республикасы белән Курск өлкәсенең уртак проектларын гамәлгә ашыру өчен потенциаль мөмкинлекләр турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International