Владимир Кудряшев “Казан 2013” Башкарма дирекция” АНО хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырды

2013 елның 3 декабре, сишәмбе

2013 елның 2 декабрендә, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре, спорт һәм туризм Министрлыгының актлар залында, Татарстан Республикасы ведомство бүләкләрен тапшыру тантанасы булды.

Тантана барышында, Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Владимир Кудряшев, 2013 елда Казанда булган XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадага әзерләнү һәм аны үткәрүдә зур өлеш керткән “Казан 2013” Башкарма дирекция” АНО хезмәткәрләренә, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгы бүләкләрен тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International