Төзелеш Министрлыгында “ТИСБИ” идарә Университеты укытучылары һәм студентлары өчен торак төзү сорауларын тикшерделәр

2013 елның 3 декабре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында, Казан шәһәре Башкарма комитеты, ТР Президенты карамагындагы Дәүләт торак фонды һәм ТР ипотекалы торак кредитлаштыру буенча Агентлык вәкилләре катнашында,  “ТИСБИ” идарә Университеты укытучылары өчен торак һәм студентлар өчен тулай торак төзү сораулары буенча киңәшмә булды.

Әлеге киңәшмәне Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары А.С. Әхмәтшин үткәрде. Чара барышында Казан шәһәрендә төзелеш өчен җир бирү, шулай ук озак сроклы кредитлар тәкъдим итү сораулары тикшерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International