Бүген Казанда «Озын һәм актив тормыш» илкүләм проекты буенча төзелгән 2 сәламәтлек саклау объектын ачу тантанасы булды. Болар Совет районының «Весна» торак комплексындагы 20 нче шәһәр поликлиникасы һәм Идел Буе районының «Волжские просторы» торак комплексындагы 11 нче балалар шәһәр поликлиникасы.
Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы Марат Айзатуллин һәм башкалар катнашты.
Яңа объектларны ачканда Татарстан Рәисе ассызыклаганча: «Сәламәтлек саклау мәсьәләләре безнең өчен өстенлекле булды һәм шулай булып кала да. Бу – гражданнарыбызның тормыш сыйфаты»
«Весна» торак комплексында поликлиника бинасында иң заманча җиһазлар урнаштырылган. Эшләрнең бәясе 1 млрд 662 млн сум тәшкил иткән.
«Волжские просторы» торак комплексында балалар өчен поликлиника төзелешенә (объект видеоконференцэлемтә режимында ачылган) 880 млн сум акча бүлеп бирелгән. Әлеге учреждение Казан шәһәренең Идел буе районы балаларына амбулатор-поликлиника ярдәме күрсәтә. Торак массивлардан һәм комплекслардан тыш, 30 км радиустагы бистәләргә һәм бакчачылык җәмгыятьләренә хезмәт күрсәтә.
Агымдагы елда «Дәвамлы һәм актив тормыш» илкүләм проекты буенча Татарстанның 22 муниципалитетында 2,877 млрд сумнан артыграк суммага 38 сәламәтлек саклау объекты төзелде. Шул исәптән 34 фельдшер-акушерлык пункты һәм 4 сырхауханә.