Социаль-мәдәни объектларны капиталь ремонтлау буенча гаять зур эш тулысынча төгәлләнгән. Быел ул 34 республика, дәүләт һәм федераль программалар кысаларында алып барылды. Ел башыннан 15 млрд сумлык 713 объект ремонтланган. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин китерде.
Традицион шимбә киңәшмәсен Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгының беренче урынбасары билгеләп үткәнчә, «Сәламәтлек саклау» тармагының барлык 226 объекты тулысынча гамәлгә ашырылган, финанслауның гомуми күләме 3, 424 млрд сум.
«Шул исәптән «Дәвамлы һәм актив тормыш» илкүләм проектының «Сәламәтлек саклауның беренчел буынын заманчалаштыру» федераль программасына 151 объект керде: 30 муниципалитетта 117 фельдшер-акушерлык пункты һәм 16 муниципаль берәмлектә 34 участок хастаханәсе, амбулатория, поликлиника», – диде Д.Шәйдуллин.
Моннан тыш, 75 объект 2 республика программасы кысаларында ремонтланган. Аерым алганда, яңа программа буенча 27 муниципаль берәмлектә 56 балаларга сөт ризыгы өләшү пункты яңартылган. Финанслау суммасы 116 млн сумнан артып китте. «Стационарларны капиталь ремонтлау» икенче республика программасы буенча 13 районда 19 учреждение яңа кыяфәт алды. Эшләр суммасы 2,693 млрд сумнан артып китте.