Капиталь ремонт барышы турында мәгълүмат

2013 елның 4 декабре, чәршәмбе

ТР МКның 01.04.2013 елдан №219 Карарына нигезләнеп, 2013 елгы капиталь ремонт программасының төп өлешенә 41 муниципаль райондагы 823 торак йорт кертелгән. Программаны финанслауның күләме 4,7 млрд. сумны тәшкил иткән. Программага төзәтмәләр керткәннән соң, программага өстәмә рәвештә Казан шәһәре, Әлмәт, Яшел Үзән, Түбән Кама, Норлат муниципаль районнарындагы 19 йорт кертелгән.

Капиталь ремонтның төп программасы буенча эшләнгән эшләрнең күләме 4 млрд. 701 млн. сумны яки программаның 99% тәшкил итә. 41 муниципаль районагы 840 күп фатирлы йортта эшләр тәмамланган, Дәүләт торак инспекциясе тарафыннан 824 күп фатирлы йорт кабул ителгән. 16 күп фатирлы йорттагы җитешсезлекләр Идарә компанияләре тарафыннан төзәтелмәгән, шул исәптән: 10 йортта эшләнгән эшләрнең сыйфаты, 3 йортта гомумйорт милекләрен тоту, 3 йортта капиталь ремонт турындагы башкарма документацияне әзерләү буенча.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 22.10.2013 елдан №788 Карарына нигезләнеп, 2013 елда күп фатирлы йортларны капиталь ремонтланың өстәмә программасына 2 муниципаль райондагы 82 торак йорт кертелгән. (Әлмәт районы – 4 йорт буенча лифт җиһазларын ремонтлау; Казан шәһәре – 1 йорт буенча фасад ремонтлау; - 77 йорт буенча җылылк белән тәэмин итү системаларын һава торышы буенча тәртипкә китерү төеннәрен урнаштыру). Финанслу күләме 72,12 млн. сумны тәшкил итте.

Капиталь ремонтның өстәмә программасы буеча, 02.12.2013 ел торышына эшләнгән эшләрнең күләме 67,80 млн. сумны яки программаның 94% тәшкил итә. Казан шәһәрендәге 78 йортта эшләр тәмамланган. Эшләр җитештерү вакытында, күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау буенча, Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе тарафыннан, 2497 тикшерү үткәрелгән, табылган җитешсезлекләрне төзәтү өчен 76 күрсәтмә бирелгән, 73 күрсәтмә буенча җитешсезлекләр вакытында төзәтелгән, калган 3 күрсәтмә буеча җитешсезлекләр контрольдә тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International