Казанның 33 нче хәрби шәһәрчегендә «Асылташ» балалар бакчасы төзелеше төгәлләнде.
Гомуми мәйданы 3,8 мең кв.м булган ике катлы мәктәпкәчә белем бирү оешмасы 3 яшьтән 7 яшькә кадәрге балалар өчен 220 урынга исәпләнгән.
Беренче кат ашханә, кер юу бүлмәсе, медицина блогы өчен каралган. Керү урынында янгын сүндерү посты белән көндезге вахта бинасы җиһазландырылган.
Икенче катта кече, урта һәм әзерлек төркемнәре, методика кабинеты, администрация бүлмәсе, хезмәткәрләр бүлмәсе, шулай ук музыка һәм физкультура заллары урнашачак.
Балалар бакчасында заманча технологик җиһазлар һәм инвентарь бар.
Программа кысаларында территория төзекләндерелгән – биредә лапаслар, балалар өчен уен мәйданчыклары урнаштырылган. Бина халыкның аз хәрәкәтчән төркемнәре өчен уңайлы.
Исегезгә төшерәбез, агымдагы елда Татарстанда мәктәпкәчә балалар оешмаларын төзү программасына 5 объект кертелгән. Хәзерге вакытка 3се төзелде: Биектау районында 120 урынга, Апас районында 80 урынга һәм Казанның 33 нче хәрби шәһәрчегендә.
«Гаилә» илкүләм проекты кысаларында 2026 елга күчүче ике объектта эшләр дәвам итә: Питрәч районының Көек авылында 340 урынга һәм Яшел Үзән районының Октябрьский поселогында 260 урынга исәпләнгән.
ТР ГИСУ фотосы