Социаль-мәдәни объектлар төзелешенең барлык 14 программасы буенча агымдагы ел лимитлары кысаларында эшләр тулы күләмдә башкарылган. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган утырышта ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.
2026 елда төзелеп бетү срогы булган күчеш объектлары гына эштә кала.
Мәгариф өлкәсендә 8 объект төзелгән. Әгерҗе, Буа һәм Минзәлә шәһәрләрендә урнашкан 3 мәктәптә эшләр дәвам итә. Алар «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы буенча гамәлгә ашырыла. Шулай ук республиканың Питрәч һәм Яшел Үзән районнарында «Гаилә» илкүләм проектының «Гаиләгә ярдәм» федераль программасы кысаларында 2 мәктәпкәчә мәгариф учреждениесе төзелеше дәвам итә.
Спорт өлкәсендә 22 объект төгәлләнгән. «Физик культура һәм массакүләм спортны үстерү» федераль проектына кертелгән футболны үстерү үзәге киләсе елга күчә.
Мәдәният тармагында 2 объект төзелгән. Киләсе елда «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы буенча Әгерҗе һәм Буа шәһәрләрендә 2 күпфункцияле үзәкне гамәлгә ашыру дәвам итәчәк.
Байлар Сабасы бистәсендәге соңгы объектта эшләр тәмамлану белән медицина учреждениеләрен төзү программасы төгәлләнде, аның белән бергә «Сәламәтлек саклау» тармагының агымдагы елга планлаштырылган барлык 35 объекты да тулы күләмдә гамәлгә ашырылды. Алар «Дәвамлы һәм актив тормыш» илкүләм проекты, «Территорияләрне комплекслы үстерү» дәүләт программасы һәм гомуми финанслау күләме 4,4 млрд сумнан артык булган ике республика программасы буенча төзелгән.
Яшьләр сәясәте тармагында «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасына һәм 576 млн сум финанслау белән ике республика программасына кергән 10 объект гамәлгә ашырылган.
Фотода: Казанның «Яз» торак комплексындагы 20 нче яңа шәһәр поликлиникасы