ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин ел саен уздырыла торган «Теләкләр чыршысы» Бөтенроссия акциясендә катнашты һәм 7 яшь татарстанлының хыялларын тормышка ашырды.
Юлия Бугульминская Казанда яши һәм 15 ел эчендә күп авырлыкларны җиңеп чыккан. Ләкин һәрвакыт шат күңелле булып кала. Коляскада йөрүчеләр арасында хәйрия йөгерешләрендә катнаша, медальләре бар. Бу яңа елда аның төп теләге тормышка ашты – ул синтезатор алды!
Казаннан 11 яшьлек Ратмир Гыйматовның мавыгулары күп. Алар арасында конструкцияләү белән спорт та бар. Бигрәк тә аңа велосипедта йөрү ошый. Яңа заманча велосипед белән бу шөгыль аның өчен мавыктыргычрак булачак!
Никита Кузнецовның гаиләсе Биектау районының «Совушки» коттедж поселогында яши. Аңа нибары 6 яшь булуга карамастан, ул абыйсы – бишенче сыйныф укучысы Дима белән дәресләр әзерли. Быел Никита Кыш Бабайдан урам таганнарын сораган, аларда утырырга гына түгел, ятарга да мөмкин. ДЦП диагнозы булган бала өчен бу бик мөһим.
Биектаудан тугыз яшьлек Миләүшә Шабакаеваның йөрәге авырта. Ул гадәти мәктәптә укый, рәсем ясарга һәм җырларга ярата. Әле гимнастика белән шөгыльләнергә тели, әмма сәламәтлеге аркасында чикләүләр күп. Бүләккә ул матур курчак алды. Аның дүрт яшьлек сеңлесе Рамилә дә игътибарсыз калмады.
Яшел Үзәннән алты яшьлек Әмир Гарифуллинның күптәнге хыялы тормышка ашты: Яңа ел алдыннан аның трюк самокаты барлыкка килде.
Казаннан Софья Орловага 13 яшь, ул сәяхәт итәргә хыяллана. Яңа йөгерү юлында дәресләр Софьяны көчле, чыдам һәм теләсә нинди араны үтәргә әзер итәчәк.
Биш яшьлек Арсений Гомәров Кукмарада яши. Аңа җанлы музыка бик ошый – ул инде фортепианода, укулекада, балалар гитарасында уйнап караган. Хәзер синтезаторда үзенең музыкаль сәләтләрен үстерәчәк.
Исегезгә төшерәбез, «Теләкләр чыршысы» хәйрия акциясе мөмкинлекләре чикләнгән һәм аз керемле гаиләләрдәге балаларның хыялларын тормышка ашыра.
Фото https://объясняем.рф/articles/questions/social-protection/drugie_mery_podderzhki/kak-pouchastvovat-v-aktsii-elka-zhelaniy-/