Яр Чаллының шәһәр төзелешендә вәкаләтләре 2026 елның 1 гыйнварыннан ТР Төзелеш министрлыгына тапшырылды

2026 елның 5 гыйнвары, дүшәмбе

2026 елның 1 гыйнварыннан «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең җирле үзидарә органнары һәм Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары арасында шәһәр төзелеше эшчәнлеге өлкәсендә вәкаләтләрне яңадан бүлү турында» 2023 елның 23 декабрендәге 131 номерлы Татарстан Республикасы кануны белән Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгының шәһәр төзелешендә вәкаләтләре Чаллы шәһәренә дә кагыла. Биредә Чаллы агломерациясенең үсеш бүлеге төзеләчәк, ул шәһәр Башкарма комитеты бинасында урнашачак.

2024 елда җирле үзидарә органнарының әлеге вәкаләтләре, Казан һәм Чаллы шәһәрләреннән тыш, ТР Төзелеш министрлыгына тапшырылды.

Законны гамәлгә ашыру өчен министрлыкта яңа структур бүлекчә – территорияләрне үстерү департаменты төзелде.

Министрлык регламентына, аерым алганда, генераль планны, территориаль планлаштыруның һәм шәһәр төзелешен зоналаштыруның бердәм документын, җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләрен әзерләү һәм раслау керә, шәһәр төзелешен проектлауның җирле нормативларын әзерләү, раслау һәм аларга үзгәрешләр кертү тәртибен билгеләү. Шулай ук ТР Төзелеш министрлыгы җир кишәрлеген яисә капиталь төзелеш объектын шартлы рәвештә файдалануга яисә мондый рөхсәтне бирүдән баш тартуга, территорияне планлаштыру буенча документлар әзерләүгә рөхсәт бирә. Моннан тыш, шәһәр округы территориясендә урнашкан капиталь төзелеш объектларын төзегәндә, реконструкцияләгәндә объектлар төзүгә, аларны файдалануга тапшыруга рөхсәтләр бирә, территорияне комплекслы үстерү турында карарлар кабул итә һәм гамәлгә ашыра һ. б.

Белешмә өчен:

Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы адресына гаризалар бердәм дәүләт хезмәтләре порталы (ЕПГУ), республика дәүләт хезмәтләре порталы (РПГУ) һәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәге аша бирелә.

Шәһәр төзелеше эшчәнлеге һәм территорияләрне үстерү өлкәсендә хезмәт күрсәтүләрнең тулы исемлеге биредә бирелгән:

https://minstroy.tatarstan.ru/gosudarstvennie-uslugi-okazivaemie-ministerstvom-2479017.htm

Контакт мәгълүматы:

https://minstroy.tatarstan.ru/kontaktnaya-informatsiya-v-oblasti-gradostroitelno.htm

Фото: https://www.tattravel.ru/goroda-tatarstana/gorod-naberezhnye-chelny.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International