Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында Испания архитекторы Хосе Асибильо белән очрашу булды. Киңәшмәне Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары В.Н. Кудряшев үткәрде.
Очрашуда, шулай ук, КДАТУ, архитектура һәм шәһәр төзелеше белән Идарә итү, “Татинвестгражданпроект” ГУП һәм “Гипронииавиапром” ААҖ вәкилләре катнашты. Барселона шәһәрендә (Испания) инновацион проектлар тормышка ашыру тәҗрибәсен өйрәнү һәм Казан шәһәре Адмирал бистәсе территориясенең үсеш концепциясе турында фикер алышу очрашуның төп темасы булып торды.