«Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасына агымдагы елда финанслаулары 6 млрд сумнан артык, анда 32 объект кергән. Бу хакта узган шимбәдә ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
Әлеге объектлар «Авыл территорияләренең хәзерге йөзе» федераль проекты кысаларында гамәлгә ашырыла. Бу 7 муниципаль берәмлектә 22 социаль объект төзү һәм ремонтлау. Шул исәптән 16 – мәгариф тармагы буенча, 3 күпфункцияле үзәк, 2 мәдәният учреждениесе һәм 5,077 млрд сум финанслау лимиты белән спорт залын капиталь ремонтлау.
Шулай ук 6 муниципаль берәмлектә 9 инженерлык инфраструктурасы объектын төзү һәм реконструкцияләү 955 млн сумга планлаштырылган.
Моннан тыш, Минзәләдәге күпфункцияле үзәккә 511 млн сумлык югары тизлекле интернет линиясе төзеләчәк.
Барлык 32 объект буенча контрактлар март ахырына кадәр төзеләчәк.