Агымдагы елда ТР Төзелеш министрлыгы 5 илкүләм проектны гамәлгә ашыруда катнаша.
Мәсәлән, «Гаилә» илкүләм проектының ике федераль программасына 1,94 млрд сум финанслау белән 30 объект кертелгән.
Аерым алганда, «Гаиләгә ярдәм» федераль программасы буенча 2025 елдан күчеп килә торган 2 мәктәпкәчә балалар учреждениесе төзү планлаштырыла: Питрәч районының Көек авылында 340 урынга һәм Яшел Үзән районының Октябрьский поселогында. Шулай ук Чаллыда 10 нчы «Нәни принц», Түбән Камада 49 нчы, Биектау районында «Петушок», Азнакайда 18 нче, Бөгелмә районында 32 нче һәм 15 нче «Светлячок» балалар бакчаларына капиталь ремонт ясалачак.
«Гаилә кыйммәтләре һәм мәдәният инфраструктурасы» федераль программасына 22 объект кертелгән. Балтач, Арча, Кама Тамагы, Яшел Үзән районнарында 4 балалар сәнгать мәктәбе төзеләчәк, Аксубай районында 2 мәктәпкә капиталь ремонт ясалачак. Лениногорск районында; Мамадыш, Кукмара (3), Балтач һәм Арча районнарында 6 авыл мәдәният йорты; 5 китапханә: Казандагы 25 нче филиал, Биектау үзәкләштерелгән китапханәләр системасы, Кукмара районындагы 33 нче «Сәрдекбаш авыл китапханәсе» филиалы, Әтнә үзәкләштерелгән китапханәләр системасы, үзәк балалар китапханәсе – «Ютазы үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» МБУ структур бүлекчәсе.
Моннан тыш, Кукмара районының Вахитово авылында һәм Казанда 2 яшь тамашачы театры, Кукмарада абыйлы-энеле Комаровлар фабрикасы конторасы бинасында 3 музей, Мамадыш һәм Апас туган якны өйрәнү музейлары яңартылачак.
Фотода: Кукмарада абыйлы-энеле Комаровлар фабрикасы конторасы бинасын реставрацияләү барышы