Агымдагы елда капиталь ремонт программасына гомуми мәйданы 3,8 млн кв. м булган, финанслау күләме 9,65 млрд сум булган 706 күпфатирлы йорт кертелгән. Программаны гамәлгә ашыруда Татарстанның 42 муниципаль районы катнаша.
Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган традицион шимбә киңәшмәсендә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
«ТР ТКХ Фонды 2026 елда капиталь ремонт программасы буенча электрон аукционнар үткәрүне оештыра. Әлеге вакытка 149 күпфатирлы йортта подряд оешмалары билгеләнгән. 47 МКД буенча сатулар игълан ителгән. Калган 445 йортта документларны тикшерү һәм лотлар формалаштыру эшләре алып барыла», – дип билгеләп үтте Марат Айзатуллин.