Бүген йомгаклау коллегиясе утырышында Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы Марат Айзатуллин торак-коммуналь хуҗалык тармагында коммуналь инфраструктураның торышы зур проблема булып калуын билгеләп үтте.
Инженерлык челтәрләренең тузуын киметү инструментларының берсе, М. Айзатуллин фикеренчә – «Коммуналь инфраструктураны заманчалаштыру» федераль программасын гамәлгә ашыру, ул 2025 елда «Тормыш өчен инфраструктура» яңа милли проекты составына керде.
Аны гамәлгә ашыруга 2025 елда 4,73 млрд сум бүлеп бирелгән. Барлыгы 11 муниципаль берәмлектә 47 объект гамәлгә ашырылган, 135 км инженерлык челтәре алмаштырылган.
Моннан тыш, коммуналь хуҗалык объектларының торышы проблемасын исәпкә алып, Татарстан Рәисе карары буенча федераль программага өстәмә рәвештә 8,526 млрд сум күләмендә финанслау белән коммуналь инфраструктураны заманчалаштыру республика программасы эшләтеп җибәрелде. Аңа 121 объект кергән, 284 км инженерлык челтәре алыштырылган.
Марат Айзатуллин шулай ук хәбәр иткәнчә, коммуналь хуҗалык өлкәсендә республика программаларын, ресурслар белән тәэмин итә торган оешмаларның инвестиция программаларын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә 2025 елда 688 км челтәр капиталь ремонтланган, реконструкцияләнгән һәм төзелгән.
«Әлеге программалар ярдәмендә без Сарман муниципаль районының Җәлил бистәсендә җылылык белән тәэмин итү системасын тулы күләмдә заманчалаштыруны уңышлы төгәлләдек. Проект районның инфраструктурасын үстерү һәм халыкның тормыш сыйфатын яхшырту өчен стратегик әһәмияткә ия, – диде министр. – Без Питрәч районының Көек авылында суүткәргеч системасын модернизацияләүне төгәлләдек, Чистайда су белән тәэмин итү системасын реконструкцияләдек. Агымдагы елда Азнакай шәһәрендә кайнар су җылылык челтәрләрен яңартуны планлаштырабыз.»