Спорт урамындагы Иннополис поликлиникасында төзүчеләр капиталь ремонтны төгәллиләр.
Монда эшләрнең төп өлеше башкарылган инде. Ашыгыч ярдәм бүлеге һәм балалар бүлеге, керү төркеме ремонтланган, биналар бизәлгән. Шулай ук медицина учреждениесе өчен яңа медицина җиһазлары һәм инвентарь куелган.
Поликлиникага капиталь ремонт пациентларга уңайлы, медицина ярдәме күрсәтү мөмкинлекләрен киңәйтү максатыннан башкарылды.