Арча районында участок полиция хезмәткәрләре өчен йортлар файдалануга тапшырылды

2013 елның 6 декабре, җомга

Бу елны безнең районда, участок полиция хезмәткәрләре өчен административ-торак комплекс төзү республика программасы кысаларында, ике йорт төзелде. Утар-Атахтагы йорт төзелеше өчен чаралар республика бюджетыннан бирелде. Ә Яңа Яваш авылындагы йорт район чараларына төзелде. Аның төзүчеләре –үз эшен тиз һәм сыйфатлы башкарган “Арский КСМ” җәмгыяте.

Тантаналы ачылышка Россия ЭЭМның Арча районы бүлеге хезмәткәрләре, район оешмалары җитәкчеләре, авыл халкы килде. Иң беренче булып муниципаль район башлыгы Алма Назировка сүз бирделәр.

-Соңгы елларда районда, республика җитәкчелеге ярдәме белән күп кенә объектлар төзелде, - диде ул. – Сугыш ветераннары торак белән тәэмин ителде. Ятим балаларга, күп балалы гаиләләргә, шулай ук, иске йортларда яшәүчеләргә фатир тапшырыла. Хәзер участок полиция хезмәткәрләре өчен йортлар төзи башладык. Без бу эшкә бик зур җаваплылык белән тотындык. “Арский КСМ” җәмгыятенә зур рәхмәт. Алар матур биналар төзиләр. Участок инспекторының эш урыны да монда булу бик әйбәт. Ул тәүлек буе эштә, дисәк тә була.

Район башлыгы участок инспекторы Рамил Рәхимҗанов һәм аның гаиләсенә яңа йортта бәхет, эшендә уңышлар теләде, яңа йортның ачкычларын һәм бүләк тапшырды.

Россия ЭЭМ полициясенең Татарстан Ресспубликасы буенча начальник урынбасары, полиция полковнигы Марат Айдаров, үз чыгышында, Арчалылырны һәрбер эштә башлап йөрүчеләр буларак билгеләп үтте. Мондый йортлар участок полиция хезмәткәрләренә эшләү һәм комфортлы яшәү мөмкинлеге өчен яхшы шартлар барлыкка китерергә тиеш.

Марат Айдаров Рамил Рәхимҗанов һәм аның гаиләсен яңа йортка күчү белән котлады һәм аңа “Нива” автомобиленнән ачкычлар тапшырды.

Мәртәбәле кунаклар полиция участок пунктын, яшәү өлешен карадылар һәм андагы шартларны югары бәяләделәр.

Рамил Рәхимҗанов сигез ел буе участок инспекторы булып эшли, эшен намус белә башкара, югары нәтиҗәләргә ирешә. Аның тормыш иптәше Алсу лаборант булып эшли, кызы Алия сигезенче сыйныфта, улы Ленар – бишенче сыйныфта укый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International