ТР Төзелеш миинистрлыгында ҖҮФХИ учреждениеләре җитештерә торган төзелеш продукциясен тәкъдир итү булды

2026 елның 29 гыйнвары, пәнҗешәмбе

ТР Төзелеш министрлыгында җәзаны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе учреждениеләре җитештерә торган төзелеш продукциясен куллану мәсьәләсе буенча киңәшмә узды. Киңәшмә эшендә Россия ФҖҮХнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе башлыгы урынбасары Андрей Яковенко, «ТР инженерлык челтәрләренең баш идарәсе» ДКУ, «ТР ТКХ Фонды» НО, «Татинвестгражданпроект» ДУП һәм «ТР ГИСУ» ДКУ вәкилләре катнашты. Очрашуны ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Илшат Гыймаев үткәрде.       

Дәүләт заказчыларына Татарстан Республикасы ҖҮФХИ җитештерә торган әйберләрнең киң спектры тәкъдим ителде. Алар арасында люклар, койма секцияләре, каты көнкүреш калдыклары контейнерлары, канализация баскычлары, чүп мәйданчыклары, эскәмияләр, урналар бар. Шулай ук УФСИН учреждениеләре өстәлләр, шкафлар, тумбочкалар, стеллажлар, металл каркаслы кроватьлар, укучылар җиһазлары һәм җиңел сәнәгать эшләнмәләре җитештерә.

Илшат Гыймаев сүзләренә караганда, Татарстанда ел саен 3000нән артык социаль-мәдәни объект төзелә һәм капиталь ремонтлана. «Шуңа күрә тәкъдим ителгән продукциягә ихтыяҗ зур һәм ул, аерым алганда, коммуналь инфраструктураны заманчалаштыру, җәмәгать урыннарын төзекләндерү программаларын гамәлгә ашырганда кулланылырга мөмкин», – дип билгеләде ТР Төзелеш министрлыгы башлыгы урынбасары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International