Реконструкциядән соң Арчада «Алгарыш» яшьләр үзәге ачылды

2026 елның 30 гыйнвары, җомга

Программа уңаеннан «Алгарыш» үзәгендә төзүчеләр стеналарны, монолит колонналарны, түшәмәләрне төзекләндергәннәр, инженер-техник тәэмин итү челтәрләрен ремонтлаганнар, тәрәзә-ишекләрне алыштырганнар, биналарны бизәгәннәр. Шулай ук керү урыннары, кафе өчен террасалар, түбә, бинаның фасады яңартылган, яктырткыч һәм заманча элмә такта урнаштырылган.

Яшьләр үзәге өчен яңа җиһазлар сатып алынды.

Учреждение территориясе төзекләндерелгән: периметр буйлап коймалар җиһазландырылган, тышкы яктырту һәм кече архитектура формалары урнаштырылган.

Беренче катта күпфункцияле зал, лифт холлы, сак бүлмәсе, гардероб, коворкинг өчен бүлмәләр, заманча кафе, сөйләшүләр бүлмәсе, мастер-класслар үткәрү кабинеты, тавыш яздыру кабинеты урнашкан.

Икенче катта медиаүзәк, компьютер залы, директор кабинеты, сөйләшүләр бүлмәсе, музыка сыйныфы, методика кабинеты, хореография залы, чишенү бүлмәләре һәм хореография кабинеты өчен душ бүлмәләре урнашкан.

Бинада халыкның аз хәрәкәтләнүче төркемнәренең тоткарлыксыз хәрәкәт итүе өчен барлык кирәкле шартлар тудырылган.

Яңартылганнан соң, үзәк Арча районы яшьләренең үзләрен камилләштерү өчен заманча яшьләр мәйданына әверелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International