Зәйнең Чыбыклы авылы мәдәният йортында капиталь ремонт башланды

2026 елның 4 феврале, чәршәмбе

Зәй муниципаль районының Чыбыклы авылындагы мәдәният йортын капиталь ремонтлау башланды. Гомуми мәйданы 742 кв. м булган 1980 елгы бинада төрле эшләр башкарылачак: инженер-техник тәэмин итү челтәрләрен алыштыру, түбәләрне ремонтлау һәм бинаны бизәү.

Төзүчеләр сүтү эшләрен төгәлләде, инженерлык челтәрләрен урнаштыруга кереште.  Башкарылган эш10% тәшкил итә.

Элегрәк Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы Марат Айзатуллин хәбәр иткәнчә, төрле программалар буенча Татарстанда гомуми суммасы 1,780 млрд сумнан артыграк булган 38 мәдәният объектын ремонтлау каралган.

«Гаилә» илкүләм проектының «Гаилә кыйммәтләре һәм мәдәният инфраструктурасы» федераль программасына 18 объект кертелгән: 2 балалар сәнгать мәктәбе, 3 музей, 2 театр, 5 китапханә һәм 6 авыл мәдәният йорты.

«Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы буенча Буа районындагы ял итү үзәгенә, Кукмара районындагы мәдәният йортына һәм Саба районындагы балалар сәнгать мәктәбенә капиталь ремонт ясалачак.

Ике республика программасы буенча 17 объект яңартылачак, шул исәптән 15 авыл мәдәният йорты, музей һәм балалар сәнгать мәктәбе.

Контрактлар республика программалары буенча төзелгән. Федераль программа буенча контрактация февраль ахырына кадәр планлаштырылган.

Хәзерге вакытта 13 мәдәният йортына капиталь ремонт ясала, эшләр 8% ка башкарылган.

ТР ГИСУ фотосы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International