13 февральдә Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркның конференц-залында «Проекттан гамәлгә: система ышанычлылыгын югалткан җирдә» инженер-гамәли конференциясе узачак. Чара «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында оештырылган.
Төп бурычлар – Россиянең коммуналь инфраструктурасын заманчалаштыру стратегиясен гамәлгә ашыру, объектларны төзү һәм эксплуатацияләү процессында катнашучыларның хезмәттәшлеген һәм килешенгән гамәлләрен ныгыту.
Конференция объектларның озак вакытлы булуының төп факторы буларак инженер системаларының ышанычлылыгы, эксплуатация чыгымнарын алдан белү һәм коммуналь инфраструктураны заманчалаштырганда озак сроклы карарларның нигезлелеге мәсьәләләренә багышланган.
Чарада коммуналь инфраструктура объектларын проектлау, төзү һәм эксплуатацияләүнең актуаль мәсьәләләре, инженер системаларының сыйфаты төшү сәбәпләрен анализлау, шулай ук гамәлдәге очракларны күзәтү һәм заманча карарлар чыгару планлаштырыла.
Конференция эшендә дәүләт хакимияте органнары, Россиянең су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу ассоциациясе, проект һәм эксплуатацияләүче оешмалар, инженерлык һәм фәнни җәмәгатьчелек, шулай ук торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә эшчәнлек алып бара торган компанияләр вәкилләре катнашачак.