Марат Айзатуллин: төзелеш тармагында хезмәт иминлеге буенча ачыкланган хокук бозуларның күбесе бетерелде

2026 елның 7 феврале, шимбә

Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган утырышта ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин җитештерүдә имгәнү очраклары һәм төзелеш мәйданчыкларында хезмәт иминлеге буенча үткәрелә торган чаралар турында мәгълүмат бирде.

Традицион шимбә киңәшмәсен Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде.

Марат Айзатуллин сүзләренчә, контроль-күзәтчелек органнары төзелеш мәйданчыкларында чаралар үткәрүне дәвам итә.

«Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе ел башыннан 83 тикшерү уздырды. Нәтиҗәләр буенча административ җаваплылык турында 68 карар чыгарылган. Баш инвестиция-төзелеш идарәсе белгечләре ел башыннан 139 контроль-күзәтчелек чарасы оештырган. Хәзерге вакытта ачыкланган 290 хокук бозуның 187се бетерелгән», – дип хәбәр итте Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы.

Марат Айзатуллин муниципаль берәмлекләр башлыкларын, заказчыларны, төзүчеләрне һәм подрядчыларны республика төзелеш объектларында хезмәт иминлеген саклау һәм техника буенча чараларны үтәргә өндәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International