Баулы шәһәрендә балалар иҗат йорты төзелә. Тынычлык урамында гомуми мәйданы 2 633 кв. м булган өч катлы бина төзеләчәк.
Заманча иҗат үзәгендә 120 кешелек актлар залы һәм артистлар бүлмәсе, компьютер һәм шахмат класслары, вестибюль, гардероб, әйбер саклау бүлмәләре урнашачак. Монда шулай ук робот техникасы, агач эшкәртү һәм чүлмәкчелек буенча остаханәләр дә планлаштырылган.
Хәзер төзүчеләр бинага кирпеч өя.
ТР ГИСУ материаллары буенча