Бүген Казанда шәһәр урнашуы һәм урбанистика өлкәсендә әйдәп баручы дөньяви экспертларның берсе Энрике Пеньялоса лекция белән чыгыш ясады. Лекцияне тыңлаучылар арасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та бар иде. Шулай ук, Колумбия башкаласы Боготының экс-мэры, Нью-Йоркның транспорт һәм үсеш Институты директорлар Советы рәисенең лекциясен ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры И.Э. Фәйзуллин, ТР Хөкүмәте әгъзаләре, Казан башкарма комитеты хезмәткәрләре, архитекторлар һәм башка белгечләр тыңлады.
Кичә Энрике Пеньялоса Татарстан Президенты белән очрашты, шулай ук Казан буенча сәяхәт итте. Һәм бүген, лекция барышында, шул исәптән, республика башкаласында күргәннәрне дә мисал итеп китерде.
Лекция башында Энрике Пеньялоса билгеләп үткәнчә, тормыш өчен уңай шәһәр – кешеләрнең бәхете өчен төп шартларның берсе. Шулай ук вакытта, эксперт фикере буенча, икътисади үсеш үзеннән-үзе шәһәрне тормыш өчен уңай итми. Киресенчә – нәкъ менә уңай мохит, кешеләрне җәлеп итеп, шәһәрне икътисади яктан уңышлы итә ала.
“Яхшы шәһәрдә кешеләр җәмгыять урыннарына барырга тели. Урбанистик дизайн күзлегеннән караганда, сәяхәт итәргә күңелле булган шәһәр –яхшы шәһәр”, - диде Э. Пеньялоса.
Шул ук вакытта, эксперт сүзләренә караганда, шәһәр мохите, яшәүчеләрнең муллыгына карамастан, барлык кеше өчен уңай һәм комфортлы булырга тиеш, байлар һәм ярлылар байлыклардан бертөрле рәвештә куллану мөмкинлегенә ия булырга тиешләр, бу күренеш социаль тигезсезлек дәрәҗәсе югары булган шәһәрләр өчен аеручы мөһим.
Ләкин кешеләр мохите машинала өчен булган мохит белән конфликтка керә, һәм монда да, Энрике Пеньялосы фикеренчә, җәяүлеләр ягында булырга кирәк. Урбанистикадагы заманча карашлар, автомобиль юлларын тарайту, машина куюны оештыру, иҗтимагый пространстваның башка элементлары хисабына киң җәяүле зоналар арттыруны күздә тота “Җәяүлеләрне җир астына төшергә мәҗбүр итү – хөрмәт итмәү билгесе”, - дип уйлый Э.Пеньялоса.
Комфортлы мохитен барлыкка китерү өчен яр буйлары бик мөһим – Энрике Пеньялоса сүзләренә караганда, яр буйлары –шәһәрнең зур хәзинәсе һәм алар кешеләрне бәхетле итә. Эксперт билгеләп үткәнчә, яр буйлары, беренчедән, шәхси булмаска тиеш, ул бөтен кеше өчен дә ачык булсын, икенчедән, якында гына автомобиль юллары булмаска тиеш.
Энрике Пеньялоса фикеренчә, ял итеп йөрү урыннары сәүдә үзәкләре белән алышынырга тиеш түгел. Экспрет сүзләренә караганда, шопинг-моллар урынына, кешеләр җәяү йөрү юлларында, шул исәптән, күп сандагы кечкенә кибетләре булган урыннарда булырга омтылырга тиеш. Аз керемле кешеләр хәтта “кыйммәтле” җәяүлеләр урамында да, дәрәҗәле сәүдә үзәкләреннән аермалы буларак, үзләрен кимсетелгән дип уйламаслар.
Җәяүлеләр өчен уңай мохитне һәрбер бина янында ясарга кирәк, биналарның беренче катлар кешеләрне җәлеп итәргә тиеш, дип уйлый Энрике Пеньялоса. Биналар янындагы урыннарны машиналар кую урынына әйләндерергә ярамый.
Эксперт үз лекциясендә транспорт турындагы сорауга аерым кузгалды. Энрике Пеньялоса фикеренчә, шәһәрләрдә киң шосселар һәм чишелешләр төзү бөке проблемасын хәл итми, ә машиналарны күбрәк җәлеп итә, шуның белән бергә яңа бөкеләр барлыкка китерә. Э. Пеньялоса, шосселар урынына киң бульварлар төзүне тәкъдим итте, әлеге бульварларда өстенлек җәяүлеләрдә булыр иде һәм мисал итеп Париждагы Елисей корын китерде. Әлеге 10 кисәкле урамда киң тротуарлар, күп сандагы светофорлы җир өсте җәяүлеләр юлы бар, һәм җәяүлеләр үзләрен кимсетелгән дип уйламыйлар.
Автомобильләр хәрәкәтен киметү белән бергә, хакимияткә, җәмгыять транспортында да уңай шартлар тудырырга кирәк. Автобуслар өчен бирелгән юллар бөтен дөнья буенча киң тарала, хәтта метрополитен үсеш алган шәһәрләрдә дә кулланыла.
“Мобильлек проблемасы – юл пространствосы бүленеше соравы, - дип ассызыклады Энрике Пеньялоса. – Техник яктан һәм иҗтимагый тигезлек күзлегеннән караганда, автобус хәрәкәтенә өстенлек бирү мөһим”.
“Юл пространствосы – шәһәрдәге иң мөһим күренеш, - дип уйлый эксперт. – Һәм аны ничек бүлү – бу техник карар түгел. Бу йөз процентлы сәяси сорау”.
Э.Пеньялоса фикеренчә, велоюллар төзү дә бик мөһим. Хәтта кышкы Казанда да кичә кунак велосипедчыларны күргән, димәк, транспортның бу төре дә сорала, дип уйлый эксперт. Шул ук вакытта, велосипед юлы иҗтимагый тигезлек символы, чөнки 30 долларлык велосипедтагы кеше, 30 меңлек автомобильдәге кеше белән тигез хокуклы.
“Әйбәт шәһәр – ярлылар да автомобильдә йөргән шәһәр түгел, ә байлар да җәмәгать транспортында яки велосипедта йөргән шәһәр”, - дип сүзен йормгаклады Энрике Пеньялоса.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, яңа чишелеш һәм юллар төзү эше, транспорт бөкесе проблемасын вакытлыча гына чишә, дигән фикер белән килеште. “Уңайлы шәһәр пространствосы, яшел зоналар, яр булырга тиеш, без моның белән килешәбез”, - диде ТР Президенты.
Ул Энрике Пеньялосадан, Казан хакимиятиенең, беренче чиратта, нишләргә тиеш булуы турында кызыксынды.
Э. Пеньялоса әйтеп үткәнчә, иң мөһиме – шәһәрнең киңәюенә юл куймау. Казанның төрле почмагына җәмәгать транспортында бару проблема булмасын өчен шәһәрне үзәккә таба төзеп бетерергә кирәк. Энрике Пеньялоса, шәһәрнең тарихи үзәген, ТРның чын хәзинәсе дип саный. Анда яшәү өчен уңай шартлар тудыру өчен, эксперт фикеренчә, җәмгыять транспорты өчен билгеләнгән юллар, уңай җәяүле зоналары булдырырга кирәк. “Һәм бөкеләрдән куркырга кирәкми – бу күренеш машиналарны куллануны киметә генә, - дип ассызыклады Э.Пеньялоса. Ләкин машина кую урыннарының бетүе, бер үк вакытта, киң тротуарлар барлыкка килү белән алышынырга тиеш, кешеләр алмашка нәрсә алганнарын күрергә тиешләр”.
Бүген һәм иртәгә Энрике Пеньялоса Казанда шәһәр төзелеше тармагы белгечләре һәм студентлары өчен тагын берничә лекция укыячак.