Агымдагы елда «Дәвамлы һәм актив тормыш» илкүләм проектына һәм 3 республика программасына кергән 96 сәламәтлек саклау объектын ремонтлау планлаштырыла. Финанслауның гомуми суммасы 3,4 млрд сумнан артык.
Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган утырышта ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә рәвешендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Марат Айзатуллин хәбәр иткәнчә, «Дәвамлы һәм актив тормыш» илкүләм проектының «Сәламәтлек саклауның беренчел буынын заманчалаштыру» федераль программасы буенча 3 муниципаль берәмлектә 5 поликлиника яңартылачак: Чүпрәле һәм Баулы районнарында, 3се – Яшел Үзән районында. Алар буенча эшләрне башкаруга контрактлар төзү февраль ахырына кадәр планлаштырыла.
Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы билгеләп үткәнчә, күп объектлар республика капиталь ремонт программаларына кертелгән.
Бу 16 муниципаль берәмлектәге 33 фельдшер-акушерлык пункты, алар буенча дәүләт контрактлары төзелгән. Хәзер 24 ФАПта эшләр бара, гомуми башкару күләме 18% тан артып китә.
10 районда 33 балаларга сөт ризыгы өләшү пунктына капиталь ремонт ясауга контрактация төгәлләнгән. Төзүчеләр 14 объектта эшли, үтәлеш 40% тәшкил итә.
16 районда планлаштырылган 25 стационарның 12се буенча контракт төзелгән, калганнары буенча – февраль ахырына кадәр билгеләнгән. Эшләр 7 объектта башланган, 13% үтәлгән.