«Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты һәм 4 республика программасы буенча Татарстанда 1,436 млрд сум финанслау белән яшьләр өлкәсенең 23 объекты ремонтланачак.
Бу хакта узган шимбәдә ТР Хөкүмәте Йортында узган утырышта ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
Аерым алганда, 5 муниципаль берәмлектә 7 яшьләр үзәген яңартачаклар. Шулардан Яр Чаллыдагы «Заман» яшьләр үзәге «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектының «Россия – мөмкинлекләр иле» федераль программасына кертелгән. Әлеге объектны капиталь ремонтлауга 90 млн сумнан артык акча бүлеп бирелгән. 5 яшьләр үзәге буенча контракт төзелгән, 2шәр контракт февраль ахырына кадәр планлаштырылган.
Республика программалары буенча контрактлар төзелде. 6 муниципаль берәмлектә 8 балаларны савыктыру лагерен 454,6 млн сумга ремонтлаячаклар. Эшләр 6 объектта алып барыла, Яшел Үзән районындагы объект төгәлләнгән.
3 райондагы 3 яшүсмерләр клубыннан 99,3 млн сум финанслау белән төзүчеләр Яңа Чишмә һәм Тукай районнарындагы 2 объектка капиталь ремонт ясауга керешкәннәр, гомуми үтәлеш 30% тәшкил итә.
5 районда 5 психологик-педагогик ярдәм бинасына 296,3 млн сумлык капиталь ремонт башланды. Гомуми үтәлеш 10% тан артып китә.