Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Түбән Камага эш сәфәре кысаларында ритейл һәм җәмәгать туклануы өчен суыткыч җайланмалар җитештерү буенча яңа «Совитал» заводын ачты. Чарада Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Михаил Юрин, Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Альберт Кәримов һәм Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин катнашты.
Предприятиедә металл кисүдән алып әзер продукция чыгаруга кадәр тулы цикллы серияле җитештерү җайга салынган. ФРП чараларын кулланып, рулонлы корыч кисү буенча автоматлаштырылган линияләр, корпусларны пенополиуретан белән тутыру буенча югары җитештерүчән комплекс, суыткыч шкафларны җыю буенча автоматлаштырылган конвейер һәм башка җиһазлар урнаштырылган. Җитештерүне локальләштерү дәрәҗәсе 65% тан артып китә.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, әлеге проект Россия базарын суыткыч җиһазлары белән тәэмин итүгә, шулай ук чит ил тәэмин итүчеләреннән бәйлелекне киметүгә юнәлдерелгән. «Завод кыска вакыт эчендә төзелде һәм илебезнең технологик лидерлыгына һәм сәнәгать тотрыклылыгына зур өлеш кертте. Инвестицияләр 1 млрд сумга якын тәшкил иткән. Заводның куәте елына 50 мең эшләнмә, 100 меңгә җиткерү планлаштырыла. 119 эш урыны булдырылган – 200гә җиткерү планлаштырыла», – диде ТР Рәисе.
Завод «Түбән Кама» сәнәгать паркының тагын бер резиденты булды. «Бүген мәйданчыкта 16 компания эшли, 425 эш урыны булдырылган. Булачак үсеш өчен яхшы потенциал бар», – диде Рөстәм Миңнеханов.