Башкортстан башкарма хакимияте вәкиле эш визиты белән ТР Төзелеш министрлыгына килде

2026 елның 19 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында эш визиты белән Башкортстан Республикасының Икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры урынбасары Марат Исламов булды.

Очрашу башында кунакка Татарстан төзелеш комплексының казанышлары турында сөйләделәр. Әйтик, Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин хәбәр иткәнчә, 2025 елда республика 48 республика программасын, 6 илкүләм проектны, 4 дәүләт программасын гамәлгә ашыруда һәм программадан тыш чараларда катнашкан.

«Узган ел Татарстанның тулай төбәк продуктында төзелеш комплексы өлеше 7% тан артып китте. «Төзелеш» эшчәнлеге төрләре буенча эш күләме чагыштырма бәяләрдә 1 трлн сумнан артык тәшкил итте, – диде Д. Шәйдуллин. – 3 млн 515 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган, бу Татарстан тарихында рекордлы күрсәткеч булып тора».

2025 елда 63 җәмәгать урыны төзекләндерелде, РФ бюджетыннан җәлеп ителгән акчаларның гомуми суммасы 1,5 млрд сум тәшкил итте, дип билгеләп үтелде.  Моннан тыш, «Безнең ишегалды» уникаль республика программасы буенча 10 млрд сумлык 677 ишегалды территориясе төзекләндерелде.

Дамир Шәйдуллин хәбәр иткәнчә, «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты буенча 11 муниципаль берәмлектә 47 коммуналь инфраструктура объекты заманчалаштырылган, 135 км инженерлык челтәре алыштырылган. Коммуналь хуҗалык өлкәсендә республика программалары, ресурслар белән тәэмин итә торган оешмаларның инвестиция программалары буенча 688 км челтәр капиталь ремонтланган, реконструкцияләнгән һәм төзелгән.

Агымдагы елга килгәндә, ТР Төзелеш министрлыгы гомуми финанслау 77 млрд сум тирәсе булган 50 республика программасында катнаша. Моннан тыш, 5 илкүләм проектны һәм 3 дәүләт программасын гамәлгә ашыра, алар кысаларында 17 млрд сумлык 172 объект төзергә һәм ремонтларга кирәк булачак.

Киңәшмә барышында Башкортстан Республикасы Икътисадый үсеш һәм инвестиция сәясәте министры урынбасары Марат Исламов объектлар төзелеше барышын күзәтү һәм тикшереп тору, проект документларын тапшыру тәртибе, экспертиза сроклары, объектлар реестрына уңай бәяләмәләрне интеграцияләү һәм башкалар турында үзен кызыксындырган сорауларга җентекле материаллар алды.

Марат Исламов ТР Төзелеш министрлыгы җитәкчелеге тарафыннан әзерләнгән эчтәлекле һәм мәгълүматка бай очрашу өчен рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International