ТР Төзелеш министрлыгында 2025 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Төзүчеләр берлегенең гомуми җыелышы узды. Чара ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары – ТР Төзүчеләр берлеге президенты Илшат Гыймаев рәислегендә узды.
Йомгаклау җыелышы эшендә Россия төзүчеләр берлегенең Беренче вице-президенты Владимир Дедюхин, Иркутск өлкәсе Төзүчеләр берлегенең генераль директоры Мирослава Курмель, СРО, төзелеш һәм проект предприятиеләре җитәкчеләре, профильле уку йортлары укытучылары һәм студентлары катнашты.
Җыелышта ел йомгаклары, төзелеш тармагы алдында торган мәсьәләләр турында фикер алыштылар, киләчәккә планнар билгеләделәр. Хәзерге вакытта Татарстан Төзүчеләр берлегендә 1900дән артык оешма бар, алар – проект һәм төзелеш компанияләре, төзелеш индустриясе предприятиеләре һәм тармак уку йортлары.
Оешманың беренче вице-президенты Виктор Ельцов хисап докладында билгеләп үткәнчә, Россия Федерациясенең барлык төбәкләре дә бертөрле проблемалар белән очраша, димәк, аларны хәл итү юлларын Россия төзүчеләр берлеге кысаларында тармакның барлык вәкилләре белән хезмәттәшлектә генә табарга мөмкин.
Чыгыш ясаган вице-президентлар хәл итүне таләп итә торган иң актуаль мәсьәләләрне билгеләделәр. Шулай итеп, Эльвира Галәветднова ИЖС һәм КРТ үстерү буенча яңа инструментлар кертү зарурлыгына басым ясады. Виктор Емелин проект оешмалары мәсьәләләрен активрак эшләүгә тукталды. Дмитрий Песков монолит йорт төзелешен, типовой азкатлы төзелешне үстерү перспективалары, шулай ук Татарстанның төзелеш материаллары җитештерүчеләре реестрын булдыру турында сөйләде.
Россия төзүчеләр берлегенең Беренче вице-президенты Владимир Дедюхин, төбәк берлегенең федераль дәрәҗәдә активлыгын билгеләп, оешма эшчәнлегенә югары бәя бирде. «Без еш кына Татарстанда төбәк берлеге тәҗрибәсенә йөз тотабыз, – диде ул. – Биредә без баланслы эш планнарын, кадрларны дөрес сайлап алуны күрәбез. Татарстан төзүчеләр берлеге бүген Икътисад һәм һөнәри бергәлек үсеше пульсында кул тота».
Соңыннан Татарстан Төзүчеләр берлегенең актив әгъзаларын бүләкләү тантанасы узды.